Чүпрәледә вакансияләр ярминкәсе уза

2019 елның 25 сентябре, чәршәмбе

   Чара Өлкәннәр декадасы кысаларында үтә.

    2019 елның 3 октябрендә район халыкын эш белән тәэмин итү үзәге эшсез гражданнар, пенсия алды һәм пенсия яшендәге гражданнар, шулай ук инвалидлар өчен эш урыннары һәм вакансияләр ярминкәсе үткәрә. Чара район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе бинасында (2 нче кат, актлар залы) 9.00 сәгатьтә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International