1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбендә «Үсеш ноктасы» цифрлы һәм гуманитар профильдәге белем бирү үзәкләре ачылды.
«Үсеш ноктасы» цифрлы һәм гуманитар профильле мәгариф үзәге «Заманча мәктәп» федераль проектының «Мәгариф» милли проекты кысаларында тормышка ашырыла һәм ул укучыларның заманча компетенцияләрен һәм күнекмәләрен формалаштыруны тәэмин итү максатын куя.
Әлеге үзәк нигезендә «Технология», «Информатика», «Тормыш иминлеге нигезләре (ОБЖ)» фәннәре буенча гомуми белем бирү программалары гына түгел, ә IT-технологияләр, медиатехнологияләр, шахмат белеме, проектлаштыру һәм дәрестән тыш эшчәнлек буенча өстәмә белем бирү программаларын, шулай ук социаль-мәдәни чараларны гамәлгә ашыру планлаштырыла. Моннан тыш, «Үсеш нокталары» базасында югарыда әйтелгән фәннәр буенча дәресләр, дәрестән тыш эшчәнлек кысаларында эшлекле уеннар, тренинглар үткәрү күздә тотыла.
- "Үсеш нокталары" үзәкләрен булдыру безнең район территориясендә "Заманча мәктәп" федераль проектын гамәлгә ашыруда беренче адым булып тора. Элек без, заманча 3D-принтер, квадрокоптер - мондый яңалыклар турында хыяллана гына алдык. Балалар һәм ата-аналар өчен мәктәптә менә шундый яңа белем бирү киңлеген ачу зур шатлык булыр дип уйлыйм, - дип билгеләп үтте район Башкарма комитет җитәкчесе Данис Сатдинов ачылу тантанасында.
Кунакларга «Технология» фәне буенча укытучы С.В Одинцов «ЗД модельләштерү»дәресе тәкъдим итте. Тормыш иминлеге нигезләре укытучысы А.Л. Миңнебаев 11 сыйныф укучылары белән манекен – тренажерлар белән практик эш күрсәтте.
Информатика укытучысы Е.А. Яковлев, 7 нче сыйныф укучылары белән «Роботлар һәм мин» дигән дәрес үткәрде. Укучылар роботлар техникасы буенча ирешкән уңышларын сөйләделәр.
Шахмат зонасында исә кунаклар булачак чемпионнар белән таныштылар. Стажлы педагог А.К Садеев үзенең яшь шахматчыларының уңышларын барлады.
- Мондый үзәк ярдәмендә безнең мәктәп укучылары, үзләре өчен яңа мөмкинлекләр ачып, төрле яклап үсә алачаклар. “Үсеш ноктасы” үзәге эше мәктәп укучылары өчен сыйфатлы заманча белем бирү мөмкинлекләрен киңәйтәк, балаларда заманча технологик һәм гуманитар күнекмәләр формалаштырырга ярдәм итәчәк,- дип билгеләп үтте мәктәп җитәкчесе Лилия Насыйбуллина.