21 сентябрь көнне Казан шәһәрендә авыл хуҗалыгы продукциясен сату ярминкәләре узды. Ярминкәгә Республиканың муниципаль районнары, шулай ук АПК предприятиеләре авыл хуҗалыгы товарлары һәм азык-төлек товарлары алып килгән.
Безнең Чүпрәле районы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре, традиция буенча, быел да шәһәрлеләргә бәрәңге, ит, сөт, печән һәм бөртекле культуралар алып килгән иде.
Чүпрәлеләр Казан шәһәренең Киров районы халкын азык-төлек белән генә түгел, ә мәдәният йорты хезмәткәрләре әзерләгән концерт программасы белән дә сөендерде.