Чүпрәле районыннан Таҗетдиновлар гаиләсе "Нечкәбил-2019" конкурсының ярымфиналында катнашты

2019 елның 23 сентябре, дүшәмбе

   21 сентябрьдә Минзифа һәм Шамил Таҗетдиновлар гаиләсе - Чүпрәле районы 1 нче Иске Чүпрәле урта мәктәбе педагоглары, Казанда узган "Нечкәбил-2019" республика матурлык һәм гаилә конкурсының ярымфиналында катнашты.

   Исегезгә төшерәбез, «Нечкәбил» конкурсы Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән һәм «Ныклы гаилә» федераль партия проекты кысаларында уза.

   Быел ярымфиналда Татарстан Республикасы муниципаль районнарыннан 30дан артык гаилә катнашты. Фестивальдә катнашучылар үзләренең гаилә бәйрәмен тәкъдим иттеләр, кунакчыллык һәм киң күңеллелек атмосферасы аша гаиләләрнең гореф-гадәтләре белән таныштырдылар, гаилә кыйммәтләре һәм казанышлары турында сөйләделәр.

   Безнең район вәкилләре жюри әгъзалары тарафыннан аеруча билгеләп үтелде һәм берьюлы берничә диплом алды, шуларның берсе "Рәхмәт, әни!" дип аталган конкурс өчен булды.

   Таҗетдиновлар гаилә традицияләренә нигезләнгән "Юкә бәйрәме" программасын тәкъдим иттеләр.

   Ярымфинал нәтиҗәләре октябрь аенда билгеле булачак, әмма Таҗетдиновларның әлеге ярымфиналда иң якты һәм иҗади гаиләләрнең берсе булуы аңлашыла.

   Котлыйбыз аларны!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International