Чүпрәле районының өч авыл җирлеге 1,5 млн. сум күләмендә грант отты

2019 елның 23 сентябре, дүшәмбе

   Чүпрәле районының өч авыл җирлеге – Марс, Иске Кәкерле һәм Иске Чокалы авыл җирлекләре 1,5 млн. сум күләмендә грант отты. Алынган акчага әлеге җирлек башлыклары "МТЗ-82" маркалы тракторлар сатып алды. "Мондый техника инде куптән кирәк иде, аның ярдәме белән авыл җирлекләренең күп кенә проблемаларын хәл итә алырбыз", - диләр алар.

   Ел саен ТР Муниципаль берәмлекләр советы авыл һәм шәһәр җирлекләренә грантлар бирү буенча конкурс үткәрә. Быел конкурста барлык 43 муниципаль район катнашкан. Оештыру комитетына 217 гариза кердгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International