Синоптиклар көчле суыклар турында кисәтә

2019 елның 21 сентябре, шимбә

    Иртәгә, 22 сентябрьдә, республика территориясендә төнлә һавада һәм туфракта урыны белән 2 градуска кадәр кырау көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
   Бу ял көннәрендә төнлә һава температурасы 0..+6 градус, көндез +12 градуска кадәр булачак. Көньяктан төньякка алмашучан көчле җил көтелә. Көчәйгәндә җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитәчәк.

Синоптикларның алдан фаразлавы буенча, 24 һәм 25 сентябрьдә салкын һава торышы сакланачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International