Чүпрәлеләр "Иң яхшы авыл мәдәният йорты һәм авыл клубы" конкурсының зона этабында чыгыш ясадылар

2019 елның 20 сентябре, җомга

   Иске Шәйморза мәдәният йорты, Чуаш Шәйморза авыл клубы, Яңа Чәке авыл клубы, Хорновар-Шигали мәдәният йорты коллективлары Югары Осланда узган "Иң яхшы авыл мәдәният йорты һәм авыл клубы" республика конкурсының зона этабында катнаштылар. 

    Әлеге конкурс ике этаптан торды. Беренче этап - клуб учреждениеләре эшчәнлеге турында презентацияләрне яклау һәм методик документларны бәяләү, икенче этап - авыл мәдәният йортлары һәм клубларының иҗат коллективлары чыгышы булды.

   Республика традицион мәдәният үзәге хезмәткәрләре арасыннан сайланып алынган компетентлы жюри һәр мәдәният учреждениесен Конкурс положениесе буенча бәяләде. Зона этабы нәтиҗәләре соңрак билгеле булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International