Чүпрәле районында көзге өмәләр башланды

2019 елның 20 сентябре, җомга

   Чүпрәледә территорияләрне, паркларны һәм урамнарны җыештыру һәм төзекләндерү эшләре башланды.

   Тырма һәм себеркегә, гадәттәгечә, оешма-предприятиеләр хезмәткәрләре, техникум студентлары, белем бирү учреждениеләре укучылары алынган. Оешмалар һәм предприятиеләр тирә-юньдәге территорияләрне генә түгел, аларга беркетелгән участокларны да тәртипкә китерә.

   Шимбә өмәсе - акча түләнә торган хезмәт булмаса да, анда катнашкан һәр кеше башкарылган эшеннән канәгатьләнү хисе, күтәренке кәеф алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International