Бүген Чүпрәле районы Иске Кәкерле авылында гомер итүче Рушания Идиатулла кызы Әхмәтҗанованы 90 яшьлек юбилее белән котладылар.
Юбилярны котларга район Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов, авыл җирлеге Башлыгы Сәхаутдин Хөсәенов та килгән иде. Алар Рушания Идиатулловнага РФ Президенты Владимир Путин исеменнән котлау хаты, район Башлыгы Марат Гафаров исеменнән истәлекле бүләк тапшырдылар.
Рушания Идиатулловна ире Әнвәр абый белән 4 бала тәрбияләп үстерәләр. Бүген аның 7 оныгы һәм 8 оныкчыгы бар.
Бүгенгесе көндә Рушания апа ялгызы гына яшәсә дә, балалары, оныклары-оныкчыклары бик еш киләләр, һәрвакыт хәлен белешеп торалар.