«Мобиль поликлиника» ярдәм күрсәтә

2019 елның 17 сентябре, сишәмбе

   Июль аеннан башлан Татарстанда «Мобиль поликлиника»лар эшкә кереште. Алар, беренче чиратта, 100 кешедән дә кимрәк халкы булган авылларга чыкты һәм менә Чүпрәле районына да килеп җитте.

   «Мобиль поликлиника» "Бердәм Россия" партиясе тарафыннан "Сәламәтлекне саклау" милли проектын гамәлгә ашыр кысаларында булдырылды. Максаты - авыл халкын тулысынча медицина тикшерүләре белән колачлау.

   «Мобиль поликлиника» бу атна башында безнең районда эшли башлады. Аның беренче тукталышы - Кече Чынлы авылы булды. Биредә бер атна дәвамында район үзәгеннән, Кече Чынлы һәм якын авыллардан диспансер исәптә торучы авырулар килеп медицина тикшерүе узды.

«Мобиль поликлиника» районда өч атна дәвамында эшлиячәк һәм Кече Чынлы, Иске Кәкерле, Зур Аксу авылларында тукталачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International