Чүпрәледә "Без солдатларны хәтердә тотабыз" акциясе старт алды

2019 елның 16 сентябре, дүшәмбе

   12 сентябрьдә Чүпрәледә "Без солдатларны хәтердә тотабыз" дип исемләнгән акция старт алды. Әлеге акция федераль программа нигезендә гамәлгә ашырыла, Әфганистанда һәм Чечняда һәлак булучыларның каберләренең торышын карауга, кирәк булган очракта кабер ташларын, коймалрны куярга ярдәм итүгә багышланган.

   Чара Яңа Элмәле авылыннан башланды һәм Яңа Чокалы, Чуваш Чүпрәлесе авыллары буйлап дәвам итте. Акциядә катнашучылар кайнар нокталарда һәлак булучыларның каберләре янында булып, аларның торышын карады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International