30 август көнне район кунакларына чәчәкләрдән күп төрле бәйләмнәр һәм композицияләр тәкъдим ителде. Алар үзләрен баллы, аллы-гөлле чәчәк дөньясында хис итттеләр.
Авыл җирлекләре, мәгариф системасындагы укыту учреждениеләре, балалар бакчалары һәм китапханәчеләр фестивальгә нык әзерлек белән килгәнннәр. Композицияләр чәчәкләрдән, декоратив агачлардан, куаклардан, декор элементларыннан һәм матур чәчәкләрдән эшләнгән. Күргәзмәләрне төрле темаларга багышлап ясаганнар иде. Алар арасында Дәүләт символларын, данлы якташларыбызны, авыл тормышын, гореф-гадәтләрне, мәдәниятне сурәтләп ясаганнары да бар. Чәчәкләрдән ясалган парклар һәм әкият геройлары Чүпрәле халкы һәм район кунаклары кунеленә хуш килде.
Төп чаралар Амфитеатрда узды. Җәйге мәдәни чараларның Амфитеатрда узуы аеруча күңелле. Берничә йөз тамашачыны сыйдырырлык корылмада алма төшәргә дә урын калмаган. Сәхнәдә районыбызның иң талантлы һәм үзенең моңлы тавышы белән Казан җырчыларыннан да калышмый торган халык сандугачы Рөстәм Низамов. “Мин яратам сине, Татарстан!” җырын башкаргач тамашачылар аны көчле кул алкышларына күмде. Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Людмила Сердцева да районыбызга һәм республикабызга дан җырлады.
Әйе, Татарстан – җир асты байлыклары белән данлыклы. Ә иң зур байлыгы – талантлы, уңган күп милләтле халкы. Республикабызда татарлар, руслар, чувашлар, удмуртлар, марийлар, мордвалар һәм башкалар бер гаилә булып яши һәм хезмәт итә. Үзенең чыгышында Чүпрәле муниципаль районы Башлыгы Марат Гафаров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин да бу хакта ассызыклап үттеләр. Аннан соң җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрүгә лаеклы өлеш кертүен һәм озак еллар нәтиҗәле хезмәтен исәпкә алып Иске Чүпрәле авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Сируковага “Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге хезмәте өчен” медаль тапшырдылар. Чүпрәле муниципаль районының икътисадый-социаль үсешенә сизелерлек өлеш керткәне өчен район башкарма комитеты җитәкчесенең финанс-икътисадны үстерү һәм авыл производствосы буенча урынбасары Илмир Измайловны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләделәр. Шулай ук район халкына мәдәни хезмәт күрсәтүдә ирешкән уңышлары өчен районның татар халык театры рәссам-куючысы Рәйнә Бахитова “Мәдәнияттәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе, район мәдәният йортының рәсам – бизүчесе Илмас Нәфиев, Городище авылы мәдәният йортының художество җитәкчесе Клара Портнова, Яңа Уби авылы мәдәният йорты мөдире Мария Краснова һәм Кече Чынлы авылы мәдәният йорты мөдире Тәлгать Фәхретдинов Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Мактау грамоталарына лаек булдылар.
Чүпрәле авыл хуҗалыгы районнарыннан санала. Аның 82 мең 939 гектар авыл хуҗалыгы җирләре бар. Районда биш авыл хуҗалыгы берләшмәсе һәм 60 крестьян – фермер хуҗалыгы эшли. Районның төп яшәеше, тормышы авыл хуҗалыгы тармакларына бәйләнгән. Хуҗалыклар тырышлыгы белән яшелчә, җиләк – җимеш, бөртекле һәм азык культураларыннан зур уңыш алына, мул сөт җитештерелә. Ике мең гектарда үстерелгән бөртеклеләрнең һәр гектарыннан 50,8 центнер уңышны 19 көндә җыеп алган “Цильна” җәмгыяте директоры Барис Гафуровны сәхнәгә чакыргач халык көчле кул чапты. Аннан соң әлеге хуҗалык басуында үскән ашлык оныннан күпереп пешкән хуш исле ипине дә ак сөлге өстенә куеп сәхнәгә тотып чыктылар. Әйе, ул – туган туфракта күкрәп үскән, батыр, горур ир-егетләребез урып-җыйган; мәрхәмәтле хатын-кызларыбыз куллары аша үтеп безнең алдыбызга килгән ипекәй! Нинди тәмле! Нинди туклыклы, бәрәкәтле ул! Өстәлгә нинди генә ризыклар куелса да, ипидән башка табынның яме дә, тәме дә юк. Ул тормышыбыз муллыгын раслаучы бердән – бер ризык.
Бәйрәм барышында 14 яше тулган Динара Айзәтуллова (Татар Бизнәсе), Анна Долгова (Яңа Уби), Евгений Кучеров (Шигали), Алина Низамова (Иске Чүпрәле), Алексей Николаев (Яңа Элмәле), Әлфис Рәкыйпов (Иске Чүпрәле), Раил Халитов (Кече Чынлы), Рәсим Хәмидуллин (Иске Чүпрәле) һәм Ландыш Шәмсетдиновага Россия Федерациясе паспортлары да тапшырылды. Иске Чүпрәленең 1 санлы урта мәктәбе укучысы Алина Низамова әле генә паспортлы булган яшүсмерләр исеменнән бик эчтәлекле чыгыш ясады.
Ул көнне 35 ел пар канатлар булып гомер кичергән һәм икешәр бала үстереп тормышлы иткән, бүгенге көндә 3 - 6 оныкның дәү әти – әнисе булган Алсу һәм Рәмис Яфизовлар (Яңа Чүпрәле), Рәмзия һәм Әсхат Шәрәповлар (Татар Төкесе), Мария һәм Николай Несиннар гаиләләрен дә хөрмәтләделәр. Аннан соң сәхнәгә “Туган як турында шигырьләр язабыз” дип аталган район конкурсында җиңү яулаган үзешчән шагыйрьләрне чакырдылар. Әлеге номинация буенча беренче урыннарны Иске Чүпрәле авылыннан Азат Вахитов һәм Алешкин – Саплыктан Наталья Клементьева яулады. Икенче урынга Яңа Кәкерледән Рәйнә Миначева һәм Шланга авылыннан 8 яшьлек Илназ Айсин лаек булды.
Районыбыз халкының иминлеген тәэмин итүдә иң актив катнашкан ирекле халык дружинасы членнарына җылы сүзләр әйтелде. Спорт мәктәбенең йөзү буенча инструкторы Евгений Меньшов, район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм фельдшеры Рамил Гафуров һәм район электр элемтәсе узелы хезмәткәре Айрат Бахитов район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов кулыннан истәлек бүләкләре алдылар.
Чыннан да районыбызда тырыш халык яши. Нинди генә эшкә алынсалар да җиренә җиткереп үтиләр алар. Нәкъ аларның фидакарьлеге барәбәренә районыбыз һәрвакыт үсә һәм матурая. Районыбыз территориясен төзекләндерү һәм чиста тоту максатыннан оештырылган еллык конкурска да йомгак ясар чак җитте. Авторитетлы комиссия барлык мәгълүматларны карап чыкканнан соң “Иң яхшы предприятие” номинациясендә беренче урынны Дан орденнары кавалеры Зиатдин Арсланов исемен йөрткән Кече Чынлы урта мәктәбенә бирде. Икенче һәм өченче урыннарга Иске Чүпрәленең 1 санлы урта мәктәбе һәм Убидагы “Җылы йорт” приюты лаек булды. Торак йортлар арасында Яңа Чүпрәледән – Дамирә Җәлалова, Матактан – Сергей Ермолаев һәм Иске Чүпрәледән Айрат Хөснетдинов җиңү яулады. “Иң яхшы җирлекләр” номинациясендә Шланга, Городище һәм Зур Аксу авыл җирлекләре җиңүче булдылар. Ә менә иң зәвыклы ветераннар бакчасы конкурсында Иске Чүпрәледән Елена Рафикова, Ирфан Вәлиуллов һәм Иске Кәкерледән Рифкать Иматдинов 1 – 3 урыннарны алдылар. Конкурста катнашкан иң өлкән яшьтәге ветераннар да бүләксез калмады. Алар арасында Матактан 92 яшьлек Григорий Люнгин, Яңа Кәкерледән 85 яшьлек Дидәрә Сибгатуллина һәм Яңа Ишледән 79 яшьлек Гелирам Мөхетдинов бар иде. Сәхнәгә шулай ук бу конкурсны башлап оештыручы, озак еллар ветераннарның район советын җитәкләгән Фиркать Җәлаловны да чакырып рәхмәт әйттеләр, истәлек бүләге тапшырдылар. Әлеге номинация буенча Чуваш Чүпрәлесеннән Владимир Кузнецов, Кече Чынлыдан Фаик Ибрагимов, Зур Чынлыдан Рафаил Шараев, Иске Ишледән Зәкиулла Усманов, Хорновар - Шигалидан Лидия Емельянова, Кече Чынлыдан Шәүкәт Фәхретдинов, Иске Чокалыдан Гөлсирә Хәлиуллова, Матактан Владимир Кузнецов, Татар Саплыгыннан Лузия Гарифуллина, Яңа Убидан Роза Антипова, Зур Аксудан Григорий Абдулкин, Яңа Чәкедән Заһид Исхаков, Яңа Элмәледән Петр Рафиков, Иске Элмәледән Анатолий Гаврилов, Иске Шәйморзадан Намир Нафин, Кече Аксудан Петр Кузьмин, Яңа Чокалыдан Ильяс Бахтияр, Шлангадан Сиренә Низамова һәм Рәйнә Галиева, Иске Чүпрәледән Фәргатҗ Нәүметов, Югары Каракитә авылыннан Камил Шәйдуллин махсус призлар белән бүләкләнделәр. Котлаулар үзешчән сәнгать осталары чыгышлары белән үрелеп барды.Үзәк мәйданда бәйрәм соңгы кичкә кадәр дәвам итте. Район мәдәният йорты каршында Казан һәм Чабаксар шәһәрләреннән килгән эстрада артистлары да ул кичтә зур тамаша оештырдылар. Бәйрәм уңаеннан төнге унда салют утлары яктыртылды.