30 август районның үзәк мәйданына иртүк халык ташкыны агылды. Бәйрәм төсмере алган киң урамда читтән кайткан кунаклар, район авылларыннан килгән абый-апалар бер-берсе белән шатланышып күрешәләр, райондагы үзгәрешләр хакында сөйләшәләр. Шатлыкның иге-чиге юк. Районыбыз үзенең туган көнен тагын да матураеп, бәйрәм бизәкләренә бизәлеп каршы алды.
Бәйрәм бал ярминкәсеннән башланды. Мондый ярминкә районда тәүге тапкыр гына оештырыла. Шуңа да карамастан, олы урамны тутырып сәүдә итәргә килгән умартачыларның саны җитмештән артык булгандыр. Арал арасында Татарстан, Чувашия, Марий Эл һәм Удмуртия Республикаларыннан, Сембер өлкәсеннән һәм Алтай краенда яшәп төрле регионнарда һәм бик күп конкурсларда катнашып дәрәҗәле призлар яулаучылар да бар иде. Ярминкәгә килүчеләргә балның төрле сортлары һәм умартачылык продуктлары тәкъдим ителде. Алар балның күп төрләрен татып та карадылар, профессиональ дәрәҗәдәге умартачылар белән турыдан-туры аралаштылар, тәҗрибә уртаклаштылар, җитештерү нечкәлекләренә төшенделәр, ә иң мөһиме – бик күп чүпрәлелеләр кышкыга бал запасы да туплый алдылар. Балдан тыш, умартачылыкның башка продуктларын: чәчәк серкәсе, перга, прополис, җиһазлар һәм ветеринария препаратларын һ. б. сатып алу мөмкинлеге дә булды. Ярминкәдә катнашучы умартачылар шундый чараларның алга таба да оештырылуын тели.
“Мондый бәйрәм-ярминкәләр кортчылык белән шөгыльләнүчеләр өчен тәҗрибә туплау да, аралашу да. Умартачылар күбрәк эшли белә, сату итү – аларның һөнәре түгел. Умартачылар берлеге бу яктан да аларга ярдәм итәргә тырыша”, - диде Сембер өлкәсеннән килгән умартачы ханым. Безнең Чүпрәле балы да бик татлы. Умартачылык белән шөгыльләнүчеләребез дә аз түгел. Бу һөнәрне озак еллар дәвам иттерүчеләр дә бар. Тик менә кайберләреннән авыл хуҗалыгы культураларын агу-химикатлар белән эшкәрткәндә умарталарга да зыян килүе хакында ишетергә туры килде. Быелгы җәйнең кайбер үзенчәлекләренә дә карамастан умартачылар балны күп җыйган. Димәк, татлы ризык безнең өстәлләребездә мул булачак.