«Низамов А.А.» крестьян-фермерлык хуҗалыгы Чүпрәле районында беренчеләрдән булып шикәр чөгендере алуга кереште. Хуҗалык хезмәтчәннәренә 70 гектардан татлы тамыр җыеп аласы бар.
“Безнең хуҗалыкта шикәр чөгендере инде берничә ел үстерелә. Дөрес, элекке елларда азрак чәчтек, узган ел 50 гектарда игүне сынап карадык, ә аның, чыннан да, кыйммәтле һәм табышлы булуын аңлагач, быел плантация мәйданын 70 гектарга җиткердек, киләсе елда 100 гектарда чәчәргә планлаштырабыз. Әлбәттә, бу культурага аерым игътибар бирергә кирәк. Шикәр чөгендере чәчеләчәк басуны узган көздә үк әзерләдек. Туфракны әйбәт эшкәрткәндә гектарына өч центнер исәбеннән минераль ашлама керттек. Язын без ике центнер өстәмә азык бирдек. Җәй айларында да барлык агротехник чараларны вакытында үтәделәр. Һава торышының кайбер сәбәпләренә карамастан, татлы тамырлар яхшы үскән, хәзер аларны югалтуларсыз җыеп аласы бар, - ди агрофирма җитәкчесе Дамир Низамов.
Бүген низамовлылар шикәр чөгендерен Ульяновскиның "Цильна" шикәр заводына тапшыралар.