“Автобус 14..30” – Чүпрәледә

2019 елның 4 сентябре, чәршәмбе

   “Татарстан яшьләре” иҗтимагый хәрәкәте уздыра торган “Автобус 14..30” яшьләр акциясенә 12 нче августта старт бирелгән иде. Һәм менә 43 районны үтеп, ул безнең районга да килеп җитте. "Татарстан яшьләре” иҗтимагый хәрәкәте вәкилләре белән очрашу яңа гына ачылган “Созидание” яшьләр клубында үтте.

    Район яшьләре белән оештырылган ачык дискуссия очрашуга Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Радик Садыйков кайткан иде. Акциядә район Башлыгы Марат Гафаров, бишенче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Ринат Гайзатуллин, Шакир Ягудин, мәктәп укучылары, студентлар, эшләүче яшьләр катнашты.

    “Автобус 14..30” акциясенең төп бурычы – җирле яшьләрне районда яшәү өчен уңайлы шартлар тудыруга җәлеп итү, бу очрактан аларның тәкъдим-фикерләрен тыңлау.

   Әйтергә кирәк, безнең җирлектәге яшьләр очрашу барышында бик актив булды: үзләре теләгән проектларны тормышка ашыру өчен шартлар тудыру турындагы сорауларны һәм тәкъдимнәрне кыю рәвештә яңгыраттылар. Иң кызыклы сорау авторлары бүләкләргә лаек булды.

   Безнең районнан “Автобус 14..30” Апас районына юл алды. Бу атнада инде аның сәфәре тәмамланачак. Акция белән кызыксынган кешеләр автобус маршрутын, актуаль мәгълүматны һәм конкурслар туында “Татарстан яшьләре иҗтимагый хәрәкәте” битләрендә “Инстаграм” һәм “ВКонтакте” социаль челтәрләрендә күзәтә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International