Алешкин-Саплык авылында авыл җирлеге Советы һәм Башкарма комитетының яңа бинасы ачылды.
Хакимият органнары биналарын яңарту республика программасы кысаларында бара. Һәм бу безнең Чүпрәле районында әлеге программа буенча файдалануга тапшырылган беренче объект.
Район Башлыгы Марат Гафаров, «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова, төзүчеләр һәм башка вазыйфаи затлар авыл халкын яңа административ бина белән котларга килделәр.
- Президент программасы кысаларында республикада ФАПлар, мәктәпләр, балалар бакчалары төзелә һәм капиталь ремонтлана. Менә авыл Советлары һәм башкарма комитетлары биналарына да чират җитте, - диде сәламләү сүзендә Әгъзам Гобәйдуллин. Ул халыкка сәламәтлек, озын гомер теләде һәм үз җирләрен хезмәтләре белән данларга чакырды.
Марат Гафаров тантанада катнашучыларны әлеге истәлекле вакыйга белән котлады һәм:
- Алешкин-Саплык авыл җирлегендә яшәүче халык бик актив. Шуңа күрә авылыгыз да үсә, яңарыш кичерә. Шуңа да карамастан, безнең әле алда эшләнәсе планнар бар, аларны да тормышка бергәләп ашырырбыз, дип уйлыйм һәм кече Ватаныбыз, республикабызны ямьләп хезмәт итәчәкбез, дип ышанам, - диде.
Тантана барышында төзүчеләрнең кайберләре район Башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Алешкин-саплыклылар авыл җирлегенең элеккеге башлыгы Валерий Марковтан да котлаулар кабул иттеләр.
- Мин эшләгән вакытта авыл җирлеге Советы авыл мәдәният йортының икенче катында, ике-өч зур булмаган бүлмәдә урнашкан иде. Хәзер хезмәттәшләрем өчен сөенәм – аларга яңа машиналар бирәләр, һәм менә мондый бина да төзелде. Яңа бинада эшләү өчен дә, килүчеләрне кабул итү өчен дә шартлар бик әйбәт. Гомумән алганда, без төзекләндерелгән мәктәп, яңа төзелгән ФАП, балалар бакчасы, хәзер менә хакимият бинасы өчен бик рәхмәтле. Моның өчен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка, район җитәкчелегенә зур рәхмәт.
Бинага керү юлын бүлеп торучы кызыл тасманы кисү хокукы Марат Гафаровка, Әгъзам Гобәйдуллин, җирлек башлыгы Петр Артемьевка бирелде.
Ачылыш тантанасыннан соң анды катнашучылар яңа бина белән эчке яктан да таныштылар, бизәкләү эшләренә һәм кабинетларның уңайлылыгына сокландылар.