Район Башлыгы Марат Гафаровның Белем көне белән котлавы

2019 елның 2 сентябре, дүшәмбе

    Кадерле укучылар, укытучылар һәм мәгариф ветераннары!

   Сезне чын күңелемнән Белем бәйрәме белән тәбрик итәм. Һәрбарчагызга тазалык-саулык, озын гомер, күп шатлыклар телим.

   Мәктәп еллары һәрберебезнең хәтерендә гомерлеккә уелып кала, чөнки нәкъ менә мәктәптә яшь буынның киләчәге билгеләнә, ул кирәкле белемнәр генә алып калмый рухи һәм физик яктан җитлеккән шәхес булып формалаша.

   Уку - ансат эш түгел, юкка гына аны энә белән кое казу, димәгәннәр. Яңа уку елында һәркемгә зур уңышлар зур казанышлар, исәнлек телим. Һәр дәрес укучыларга яңа белем-күнекмәләр, ә укытучыга иҗади омтылышлар китерсен иде.

   Яңа уку елы котлы, мөбарәк булсын!

    Ихтирам белән, муниципаль район Башлыгы Марат Гафаров.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International