Республика, Чүпрәле районы оешкан көн уңаеннан районы Башлыгы Марат Гафаровның котлавы

2019 елның 30 августы, җомга

   Хөрмәтле чүпрәлеләр һәм районыбыз кунаклары!

   Сезне чын йөрәктән Татарстан Республикасы һәм район оешкан көн белән котлыйм!
   Республика көне - күпмилләтле Татарстан халкының тынычлык һәм иминлек, бердәмлек символы бәйрәме ул. Без төбәгебезнең байлыгы, аның бай тарихы белән хаклы рәвештә горурланабыз һәм шушы уңышларга ирешергә мөмкинлек биргән өлкән буын, аларның хезмәте, батырлыгы алдында баш иябез. Безнең республиканы Россиядән чит төбәкләрдә дә яхшы беләләр. Ул халыкара хезмәттәшлек  дәрәҗәсендәге чит ил инвестицияләрен үзенә җәлеп итә. 
    Без туган Татарстаныбызда яшәвебез һәм хезмәт куюыбыз белән хаклы рәвештә горурланабыз. Районыбызда федераль һәм республика программалары уңышлы тормышка ашырыла. Алар нигезендә  районда клублар төзелә, сәламәтлек саклау һәм белем бирү учреждениеләре, юллар, тротуарлар салына. Урып җыю эшләре төгәлләнүгә бара. Район игенчеләре  яхшы уңыш үстерделәр. Бу уңышларда сезнең һәркайсыгызның да өлеше бар.
   Хөрмәтле чүпрәлеләр, сезгә  фидакарь хезмәтегез өчен рәхмәт белдереп, чын күңелемнән ныклы сәламәтлек, киләсе көннәргә ышаныч, туган районыбыз һәм  Татарстаныбыз хакына нәтиҗәле хезмәтегездә уңышлар, бәхет һәм иминлек телим.
Марат Гафаров, Чүпрәле муниципаль район башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International