Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләр бәйгесендә җиңүчеләргә яңа хезмәт автомобильләреннән ачкычлар тапшырды.
Чара Казанда "Пирамида" комплексында узды.
Конкурс җирле үзидарә органнары эшчәнлегенә яхшы мөнәсәбәт, җирле үзидарә органнарының нәтиҗәле эшчәнлеген хуплау, уңай тәҗрибәләрне тарату максатыннан уздырыла.
Муниципаль берәмлекләр бәйгесендә җиңүчеләр арасында Чүпрәле районыннан Яңа Борындык һәм Иске Кәкерле авыл җирлекләре дә бар. Авыл җирлекләре башлыклары - Сәхаутдин Хөсәенов һәм Владислав Ранцев. Тантанада район Башлыгы Марат Гафаров та катнашты.