Бүген административ комиссиянең чираттагы утырышында Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов рәислегендә торак пунктларның территорияләрен төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен биш беркетмә каралды.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Чүпрәле районы административ комиссиясе, хокук бозуларны ачыклау максатыннан, ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел Аръягы территориаль идарәсе инспекторлары белән берлектә даими рәвештә уртак рейдлар үткәрә.
- Административ комиссия гражданнарга җәза бирүне максат итеп куймый, иң мөһиме - районда чисталыкны сакларга кирәк, ә кагыйдәләрне бозучыларны, әлбәттә, штрафка тартачаклар, - дип ассызыклады Данис Сатдинов.