30 август - район оешкан көн уңаеннан Чүпрәледә бу бәйрәмне зурлап билгеләп үтелү көтелә.
Бу көнне, башка еллардан аермалы буларак, районда беренче тапкыр "Бал ярминкәсе", "Чәчәкләр фестивале", "Алтын көз нигъмәтләре" дип аталган чаралар оештырылачак. Шулай ук район үзәгендә балалар өчен тематик уен мәйданчыклары эшлиячәк, спорт уеннарын, халыклар дуслыгын бәян иткән фольклор төркемнәренең чыгышын карарга мөмкин булачак. Кичке якта исэ Казаннан һәм Чабаксардан килгән татар, чуваш эстрада артистлары концерт куяр, салют булуы да көтелә.
Бәйрәмнәргә рәхим итегез!