Бер гасырлык гомер

2019 елның 28 августы, чәршәмбе

   27 август көнне Чүпрәле районы Үби авылында яшәүче Федора Лысякова үзенең 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

   Федора Никифоровна әйтүенчә, аның тормышы катлаулы булган - сугыш еллары, ачлык, якыннарыңны югалту ачысы - боларның барысын да тоярга туры килгән анарга. Ул елдагы балалар, яшьләр өчен эш һәрчак беренче урында торган. Әмма гаилә турында да онытмаган юбиляр, җиде бала тәрбияләп үстергән, аларга белем биргән. Хәзер туганнары: 6 бала, 12 онык, 25 оныкчык - Федора Никифоровнаның иң зур таянычы һәм шатлыгы.  
     Олуг юбилее белән Федора Никифоровнаны котларга район Башлыгы Марат Гафаров, аның урынбасары Алексей Ярухин, әлеге авыл җирлегендә урнашкан учреждение һәм оешма җитәкчеләре, күршеләре һәм якыннары килгән иде.

    Марат Ринатович юбилярга чәчәк бәйләме һәм истәлекле бүләкләр тапшырды, Россия Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән котлау хаты тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International