"Цильна" хуҗалыгы игенчеләре урып-җыюны төгәлләде

2019 елның 27 августы, сишәмбе

   Районда, шулай ук республикада күләмендә беренчеләрдән булып, «Цильна» хуҗалыгы игенчеләре бөртеклеләрне урып-җыюны төгәлләде. Кырлардан 101000 центнер бодай, арпа, борчак һәм башка бөртекле культуралар җыеп алынды. Яз-җәйнең кырчылык өчен корылыклы булуына карамастан, уңыш гектарыннан 50,8 центнер тәшкил итте.

    Цильналылыр мондый югары уңыш үстерүнең серен фәнгә нигезләренә, игенчелек өлкәсендәге күпьеллык тәҗрибәгә таянып һәм тулаем коллектив белән тупланып эшнең уңышлы нәтиҗәсе өчен көрәшә белүдә күрә.

    Бу урып-җыю сезонында игеннәрне суктыруда Рәфик Шәйдуллов югары нәтиҗәләргә иреште. «Класс-Тукано» комбайнында ул 24000 центнерга якын ашлык суктырды. 21000, 2000, 19000, 17000 центнер ашлык җыеп алган Илдус Җәмдиханов, Илгиз Миначев, Радик Төхфәтуллов һәм Фәнис Вәлиевның да хезмәт нәтиҗәләре мактауга лаек.

    Бүгенге көндә ындыр табагында мөдирләр Әдип Сабитов һәм Ринат Әсәдуллин җитәкчелегендә ашлыкны эшкәртү һәм амбарларга саклауга кую эшләре төгәлләнеп килә. Югары класслы орлыклар алдагы ел чәчүе һәм сату өчен саклауга куелды, аларның сакланышын тиешле дәрәҗәдә тәэмин итү өчен дә ашлык амбарлары, ындыр табагы алдан ремонтланды. Хуҗалыкның терлекчелек тармагы һәм авыл халкы терлеге өчен фураж ашлыгы да җитәрлек күләмдә әзерләнде.

   Урып-җыю белән бер үк вакытта басуларда көзге эшләрнең бөтен комплексын оешкан төстә алып барабыз. Саламны рулоннарга чорнатуда эшләүче механизаторлар Фәрит Әхмәтҗанов, Рәмис Айнуллов, Фәргать Аббазов, Ринат Йосыпов, Фәһим Шәйдуллин тырышлыгы белән салам кардаларга, ферма яннарына кайтарылып, терлекләр өчен азык запасын тулыландырды. Механизаторлар Айрат Яфизов, Иван Фролов, Александр Антонов, Ингел Җаббаров, Альберт Әхмәтҗанов, Фәргать Низамов, Сергей Ильин, Борис Рафиков, хәзергесе вакытта ике сменада, көзге туфракны эшкәртү, көзге чәчү эшләрен уңышлы алып баралар.

   Шоферлар Әсхәт Җамалтдинов, Җәүдәт Вәлиев, Радик Садыйков, Фәнис Хәкимов, Ансар Төхфәтуллов, Марат Сирачев, Илгиз Басыйров, Ринат Сабитовның ашлык ташуда зур хезмәт куюларын да билгеләп үтәргә кирәк. Механизаторларны көн саен кайнар аш белән тәэмин итүче пешекчеләр Меслимә Сабирҗанова, Дафия Туктарова да мактау сүзләренә лаек.

    Игеннәрне амбарларга саклап кую – урып-җыю эшләре тәмамланды дигән сүз түгел әле. Цильналыларның тагын 650 гектардан артык мәйдандагы көнбагыш һәм кукуруз культурасын, шулай ук шикәр чөгендерен җыеп аласы бар.

Безнең бу - кыска гына вакыт эчендә һәм югары сыйфат белән игеннәрне җыеп алуны төгәлләвебез Татарстан Республикасы, Чүпрәле районы оешкан көнгә бүләгебез, кечкенә генә хезмәт җиңүебез, ил табынын баетуга лаеклы өлешебез булыр, дип ышанам. Коллектив хезмәтчәннәренә, райондашларга, бәйрәм уңаеннан сәламәтлек, бәхет телим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International