Искекәкерлеләр үрнәге

2012 елның 13 сентябре, пәнҗешәмбе

Күпләр бүгенге авылның тормышы, киләчәге турында: “Бетүгә табан бара, бернинди дә алга китеш сизелми”, дип гәп куертырга ярата. Гәрчә әлеге юнәлештә шул сүзне сөйләүдән гайре, үзе бернинди тырышлык куймаса да...

Һәр эшнең башы үзеңнән тора, ди халык, элек-электән үк. Әлеге уңайдан  искекәкерлеләрне һәръяклап мисал итеп алып була.  Авыл халкы елның-елында нидер эшли. Я үзе яшәгән урамнарны төзекләндерә, я зират тирәсен ныгыта һәм  тагын шундый күркәм эшләр башкара.

Агымдагы елда да Иске Кәкерле авыл җирлегендә тик ятмаганнар. Бердәм көч белән Колхозная урамында халык өчен йөрер күпер төзелсә,  “Нурфасих” мәчете территориясендә кое казылган.

Әлбәттә, һәр эшнең башлап йөрүчесе була. Искекәкерлеләр бу өлкәдә дә сыната торганнардан түгел. Күпер төзү эшен башлап йөрүдә Ибраһим Сабитовка  ышаныч белдерелгән. Ә эш барышында исә, А.Әмиров, Т.Арсланов, С.Рәхимов, З.Хәлисланов, А.Билалов, А.Сабитов үзләреннән зур өлеш кертәләр. Бу эшкә халык тарафыннан 10 мең сум акча җыела, “Миңнулла мәчете” исә 29 мең сум акча бирә.

Моңарчы авылдагы тагын бер– “Нурфасих мәчете”ндә суга кытлык була. Инде әлеге эшне дә җайлый авыл халкы. Бу эшкә мәчеттән 21 мең сум акча тотылып, бүген биредә тәмле судан чәй кайнаталар.

Суның кирәклеген мәчет имамы Фәргать Камалтдинов “кайгыртып” йөри.  Ә инде аңа Д.Сабирҗанов, Ф.Шәйдуллов, Р.Садиев, Ф.Хәсәнов, Ф.Кәримова, Т.Камалетдинова, Ф.Сабирҗанова, Г. Шәмсетдинова  ярдәм итәләр.

Әйе, бердәм, бергә булганда көч таулар күчерергә сәләтле. Ә инде минем “өем кырыйдан” дип яшәүчеләр өчен “Кысла, аккош һәм чуртан” мәсәлен искә төшерү комачау итмәс.

Сүз уңаенда, агымдагы елның җәй аенда  Иске Чүпрәледәге Дачный поселогының Татарстан һәм Луговая урамнарында яшәүчеләр үз көчләре белән юл күтәрүләрен дә әйтеп үтәсе килә. Әлеге эш өчен биредә һәр йорттан акча җыйналды. Бүген исә урамнарда тигез,  шома юллар күзләрне, күңелләрне  куандыра.


Гөлия Фәизова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International