Марат Әхмәтов: Татарстанда бөртекле культуралар 26% мәйданда җыелган

2019 елның 19 августы, дүшәмбе

    Шимбә көнне Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан  Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов республикада бөртпекле культураларны урып-җыюның барышы  турында сөйләде.  

    Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан  Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде.

   Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы хәбәр итүенчә, бүгенгә республикада бөртекле культуралар 377 мең га мәйданда җыелган, бу  –  26%.1,2 млн тонн ашлык җыелган. Бер гектардан уртача уңыш 31,8 центнер тәшкил итә. 

   Әлки районында мәйданның 43,6%ы җыелган, Зәй районында – 39,8%, Нурлат районында – 39,2%. Уңдырышлылык буенча Зәй районы әйдәп баручы (47 ц/га), аннан кала Минзәлә районы, Мамадыш,  Тукай районнары ( 42шәр ц/га), Тәтеш, Сарман районнары (40ар ц/га).

   Көзге культуралар һәм арпа да өлгергән – бу 500 мең гектардан артык. Әмма озакка киткән яңгырлар һәм көчле җилләр югалтуларга китерә. Марат Әхмәтов игенчеләрне урып-җыю темпларын тизләтергә  өндәде. Министр шулай ук барлык районнарда да урып-җыюда катнашучыларны матди кызыксындыру  чаралары эшләнгән булуы турында да әйтте.  

   Марат Әхмәтов бүген кырларда көзге чәчүгә әзерлек баруын да искәртеп узды. Министр, 5 сентябрьгә  барлык чәчү эшләре тәмамланырга тиеш, дип искәртте.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International