Чүпрәле укучысы Татарстан Президенты белән очрашуда катнашты

2019 елның 16 августы, җомга

   Агымдагы елның 15 августында МВЦ “Казань Экспо” залында бердәм дәүләт имтиханнары буенча 100 балл җыючы чыгарылыш сыйныф укучыларының Татарстан Республикасы Президенты  Р.Н.Миңнеханов белән очрашуы булып үтте. Очрашуда безнең  районнан рус теле фәне буенча 100 балл җыючы, Иске Кәкерле урта мәктәбе укучысы Рәзилә Рөстәм кызы Хәлилова да катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International