Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов эш визиты белән Чүпрәле районында булды. Район Башлыгы Марат Гафаров озатуында ул урып-җыю эшләренең барышы белән танышты. “Цильна” җәмгыяте басуында авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары белән очрашу булды. Марат Ринатович кыскача урып-җыю эш барышы белән таныштырды.
– Бүген игенчеләр алдына куелган төп бурыч - уңышны максималь кыска срокларда сыйфатлы итеп җыеп алу, - диде Марат Әхмәтов. - Һава торышы көйсез. Беренче мөмкинлек булуга ук, басуларга чыгарга һәм үстерелгәнне җыеп алырга кирәк. Моның өчен барлык мөмкинлекләрне дә файдаланыгыз. Басулар әйбәт күренә.
Аннан министр аерым-аерым һәр авыл хуҗалыгы оешма җитәкчеләреннән эшләрнең барышы, хезмәтне оештыру, хезмәт хакын түләү һ. б. белән кызыксынды.