Игътибар, игътибар!

2012 елның 27 июле, җомга

Шимбә 28 июль көнне көндезге сәгать 10нан 11гә кадәр Татарстан Республикасында гражданлык обороносының төбәктәге автоматлаштырылган, үзәкләштерелгән хәбәр итү системасы әзерлеген тикшерү үткәрелә.

Халыкка хәбәр итү өчен куелган республикадагы барлык урам электрсиреналары, тавыш көчәйткеч җайланмалар кушыла, смс-хәбәрләр тарату үткәрелә, республика телеканаллары һәм  радиостанцияләр, ОКСИОН һәм СЗИОНТ терминал комплекслары мөмкинлекләре файдаланыла.

Электромеханик сирена кушу “Барыгыз да игътибарлы булыгыз!” дигән сигналны аңлата, бу  кешеләрне телевизор һәм радио аша махсус хәбәр тыңларга чакыру булып тора.

Анан соң телерадиотапшырулар көндәлек программа белән дәвам итә.

Киңрәк мәгълүмат Татарстан республикасы гадәттән тыш хәлләр Министрлыгының официаль сайтында урнаштырылган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International