13-14 июль көннәрендә Яңа Шигали авылында тарихка кереп калырдай ике зур вакыйга булып үтте.
Шуның берсе булып, әлеге авылда чиркәү ачылу тантанасы торды. Элек шушы авылда туып-үскән Владлен Чернов тәкъдиме белән вакытсыз үлеп киткән улы Александр хөрмәтенә кәшәнә (часовня) төзелгән була, ул изге Александр Невский исемен йөртә. Үткән ел исә май аенда чиркәү төзү турында да сүз алып баралар. Инде менә бер ел дигәндә авыл халкы, аеруча бу эшне оештырып йөрүчеләр В.Григорьев, С.Тарасов, В.Захаров, Л.Афанасьева, Н.Захаров тырышлыгы белән, чиркәү төзелеп тә бетә. Аның бинасы итеп, авылдагы буш торган Мулеховлар йортын кулланалар.
Чиркәү ачу тантанасына район башлыгы Тимур Нагуманов та килгән иде. Чарада тиешле йолалар башкарылгач, ул яңашигалилеләрне әлеге изге бәйрәм белән котлап үтте.
–Чиркәү төзү–ул саваплы эш. Әлеге изге гамәл халыкны берләштерә, бер-берсен хөрмәтләп яшәргә чакыра. Чиркәү юлы алга таба да халыкны үзенә чакырып торсын,-диде район башлыгы, чыгышында.
Икенче көнне, 14 июльдә, Яңа Шигали авылы халкы чиркәү ачу хөрмәтенә Авыл бәйрәмен билгеләп үтте. Бәйрәмне алып баручы Елена Захарова тамашачыларны авыл тарихы, тормышы белән таныштырды, хөрмәтле кешеләрен, алдынгыларын барлады.
Бәйрәмгә килгән олы кунакларны яңашигалилеләр ипи-тоз белән каршы алдылар. Район башлыгы урынбасары Алексей Сарафанов, “Чүпрәле-Азык” агрофирмасының генераль директоры Рәфәгать Алиуллов һәм авыл җирлеге башлыгы Сергей Тарасов бәйрәм белән котлап, күңелле ял итүне теләделәр.
Авыл яшьләре һәм олылар чуваш милли киемнәрен киеп сәхнәдә чыгышлар ясадылар. Бу көнне, шулай ук, җырга-моңга осталыкларын Хорновар-Шигали авылы халкы гына түгел, ә Шомыршы районының Чепкас-Илмәт авылы халкы да күрсәтте. Шушы авылда туып-үскән, бүгенге көндә җырчы буларак даны республикага таралган Людмила Сердцева да авылдашларына моңлы җырларын бүләк итте.
Авыл бәйрәме булгач, барысы да булды–җырлары-биюләре дә, спорт уеннары да. Авыл халкы өчен сәүдә нокталары эшләде, шашлык пеште. Һәр урам тәм-томнарын тутырып, әзерләнгән өстәлләрдән авыл халкын авыз иттерде.
Чараның олы Питрау бәйрәме белән туры килүе дә аңа бер ямь өстәде. Әлеге уңайдан Григорьевлар гаиләсе бәйрәмгә тәкә суеп, аш әзерләгән иде.
Мәйдан уртасындагы озын колгага вакытка менүчеләрне дә һәркем кызыксынып күзәтте бу көнне. Ә әлеге бәхет Тимур Осиповка гына елмайды.
Яңа Шигали авылы зур түгел. Бары берничә урамнан торган 100ләп йорт кына. Әмма шулай булса да, шушы ике көндә үз көчләре белән оештырган бәйрәмнәрен үткәрүләре белән алар дус, бердәм булуларын, олы тауларны да күчерә алырлык сәләтләре, тырышлыклары барлыкларын күрсәттеләр.
Любовь ТРОФИМОВА.