Шушы көннәрдә Биләр дәүләт тарихи-археологик табигать музей-тыюлыгында “Сәләт” республика яшьләр белем форумы узды. Чара ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Яшьләр эше, спорт һәм туризм министрлыгы, ТР Фәннәр академиясе һәм ТР Министрлар кабинеты белән берлектә оештырылып, республика Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында үтте. Форумда 3000нән артык кеше катнашты, шул исәптән 1500е республика күләмендә үткәрелгән төрле конкурсларда, фәнни конференциядә җиңүчеләр, 170е–Ислам хезмәттәшлек берләшмәсендә катнашучылар. Әлеге республикакүләм зур чарада безнең районнан район мәгариф бүлегенең мәгълүмати-методик үзәге белгече Резидә Мөдәррисова җитәкчелегендә 10 укучы катнашу хокукына ия булды. Делегация составына немец теленнән, рус әдәбиятыннан республика олимпиадаларында җиңүчеләр, “Мин татарча сөйләшәм”, “ТР прокуратурасына 299 ел” конкурсы дипломантлары, Л.Н.Толстой, К.Насыйри фәнни-эзләнү конференцияләрендә, укуларында җиңүчеләр, уку отличниклары кергән иде. Форум программасы тематик мәйданчыклар эшчәнлегенә, дәүләт һәм җәмгыять эшлеклеләре белән әңгәмәләргә, иҗади һәм фәнни эшләр күргәзмәләренә, төрле спорт уеннары буенча ярышларга, КВН фестиваленә бик бай булды.
Чара кысаларында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов игътибарына форумга презентация ясалды, палаткалы шәһәрчеккә экскурсия үткәрелде һәм “ТРның талантлы яшьләре һәм сәләтле балалары белән эшләүдә “Сәләт” төп ачкыч буларак” темасы астында очрашу оештырылды. Бу көнне, шулай ук, Ислам хезмәттәшлек берләшмәсенең II Яшьләр моделен ачу булды.
–Беренче тапкыр биредә 2006 елда булган идем. Шуннан бирле фестивальнең күп яклап үзгәрешләр кичергәнен күреп торам һәм бүген ул биредә дөньяның 45 иленнән кунаклар кабул итә. Әлеге үзгәрешләргә, үсешкә мин бик шатмын. Алда да шушы юнәлештә үсүегезне телим, уңышлар сезгә,-диде Президент Рөстәм Миңнеханов, форумда чыгыш ясап.
Биредә һәркем күп кенә кызыклы мәгълүматлар алуга, дуслар булдыруга иреште. Соңыннан барлык катнашучылар да форумның истәлекле бүләкләре: футболкалар, браслетлар һ.б. белән бүләкләнделәр.
Гөлия Фәизова