Сабантуй-Акатуйлар белән!

2012 елның 9 июне, шимбә

Тимур Нагуманов, Татарстан Республикасы  Чүпрәле муниципаль районы башлыгы, район Советы рәисе:

Хөрмәтле райондашлар!

Әби-бабаларыбыздан безгә тагын да бер күркәм гадәт калган. Ул, язгы чәчүләрне башкарып чыкканнан соң,  сабан туен бәйрәм итү. Халкыбыз күңеленә Сабантуй милли төсләргә, җыр-бию уен-көлкегә бай булган,  төрле милләт вәкилләренең дус-туганлыгын чагылдырган бәйрәм буларак кереп калган. Һәм бүген дә бу шулай дәвам итә. Билгеле инде, бәйрәм күрке – көч сынашу, көрәш. Мәйданда көрәшчеләр дә, эш сөйгән район батырлары, уңганнар да данлана. Ә безнең район, үз туган җирләрен көчләре, хезмәтләре белән данлап яшәүчеләргә бай. Бер кисәге дә буш калмыйча, яшел хатфәгә төренеп утырган кырларыбыз, фермалар тулы мал-туар – моның ачык дәлиле. Бер сүз белән әйткәндә, чүпрәлеләрнең зурлап бәйрәм итәргә хакы бар.

Бәйрәм белән котлап, гаиләләрдә бәхет хөкем сөрүен, һәркемгә саулык-сәламәтлек телим. Үз илебездә, үз җиребезне хезмәтебез белән матурлап яшик!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International