Балалар, Сабантуйга килегез!

2012 елның 30 мае, чәршәмбе

1 июнь–Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан район Сабантуй мәйданында балалар өчен кече Сабантуй үткәреләчәк.

Бәйрәмдә балалар өчен онытылмас мизгелләр тудыручы күңел ачу чаралары оештырылачак, концерт  номерлары күрсәтеләчәк. Шулай ук, бу көнне балаларга батутларда сикерү, төрле аттракционнар тәкъдим ителәчәк, сәүдә ярминкәләре эшләячәк. 1 июнь көнне балаларыгыз белән Сабантуй мәйданына рәхим итегез, хөрмәтле райондашлар!

Гөлия Фәизова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International