ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы нигезендә быел татар халкының милли бәйрәме–Сабан туе авылларда һәм район үзәкләрендә – 10-12 июнь, Чаллыда–16нчы һәм Казанда 23 июнь көннәрендә үтәчәк.
12 июнь–Россия Конституциясе көне уңаеннан, 9 июнь-шимбә ялы 11 июньгә күчерелә. Шулай итеп, 4-9 июньгә кадәр, алты көнлек эш атнасыннан соң, өч көн 10, 11, 12 июньдә ял итәчәкбез.
Ә Чүпрәледә район Сабан туе 10 июньдә булачак. Бергәләп, матур итеп, бәйрәм итик, дуслар!