“Язгы моңнар” фестиваленнән уңышлар белән

2012 елның 18 мае, җомга

Үткән атнада Ульяновск өлкәсе Нагаткино поселогында регионара татар халык иҗатының VI  балалар “Язгы моңнар” фестиваль - конкурсы булып үтте.

Фестивальдә хореография номинациясендә “Таң” җыр һәм бию ансамбле, вокал буенча урта яшьтәге балалар төркемендә Ранис Алиев, яшүсмерләр төркемендә Дмитрий Глухов, нәфис сүз буенча Гүзәл Бахитова уңышлы чыгышлар ясап, I урыннарга лаек булдылар. Шулай ук, вокал буенча Динә Ахсянова– III һәм нәфис сүз буенча Рәсим Фаткуллин II урыннарны яулауга ирештеләр. Фестивальдә конкурстан тыш чыгыш ясаган “Умырзая” халык уен-кораллары ансамбле Диплом белән бүләкләнде.

Гөлия Фәизова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International