Аксубайдан җиңү белән.

2012 елның 3 мае, пәнҗешәмбе

     Аксубай районы мәдәният йортында IX республика “Чуваш сандугачы. Буыннар бәйләнеше” чуваш халык җырларын башкаручылар конкурсы булып үтте.

     Конкурс ТР мәдәният министрлыгы, ТРда Чуваш милли-мәдәни автономиясе һәм Аксубай муниципаль районы мәдният бүлеге белән берлектә оештырылды. Конкурс өч төрле номинациядә яшь категорияләрен исәпкә алып үткәрелде.

     Әлеге конкурста районыбыз данын яклап, 17-35 яшь аралыгында Дмитрий Глухов, 35 яшь һәм аннан өлкәнрәкләр арасында Людмила Сердцева җиңү яулап, I дәрәҗәдәге Дипломнар, ә вокал-дуэт номинациясе буенча шулай ук Дмитрий Глухов һәм Елена Еремеева уңышлы чыгыш ясап, Дипломант исемен яулауга, Диплом алуга ирештеләр. Котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International