Яр Чаллы каласында 1997 елдан башлап, “Чүпрәлеле якташлар”җәмгыяте яшәп килә. Бу җәмгыяви оешманың төп максаты булып якташларны төгәл барлау, аларның аралашып, хәл-әхвәлләрне белешеп, бер-бересенә ярдәмләшү тора. Бу җәмгыять әгъзалары туган районыбыз белән дә тыгыз элемтәдә яшиләр. Шактый очракта аларның күбесе районыбызда үтә торган юбилейларга, сабан туйларына, төрле очрашуларга, туганнары янына да кайталар. Биредә бу җәмгыять оешуының түгәрәк даталары да даими үткәрелә, анда төрле тарафлардан якташлар да чакырыла.
Быел 6 апрельдә бу җәгыять оешмасының 15 еллык юбилее кичәсенә дә районыбыздан шактый кунаклар чакырылды. Чүпрәле муницпаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең мәдәни һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов җитәкләгән делегация составында район мәдәният йорты директоры Мансур Аймәтов оештырган үзешчәннәр коллективы, “Таң” бию ансамбеле дә барган иде. Бу сәнгать осталары якташлар алдында зур осталык белән чыгыш ясадылар. Һәр чыгыш зур алкышлар белән хупланды. Кичәнең әдәби өлешендә Чаллыдагы якташларыбыз да уңышлы чыгыш ясадылар.
Кичәгә чакырулы кунаклар арасында Чаллыда яшәүче күренекле татар язучысы Айдар Хәлим да бар иде. Аның һәм якташ язучыбыз Рафаил Сираҗиның сәхнәдә очрашулары, әсәрләрен укулары тамашачыларда бик җылы тәэсир калдырды. Алар үзара истәлеккә яңа чыккан китапларын бүләк итештеләр.
Казаннан очрашуга килүче якташларыбыз арасында танылган җырчылар Фәйрүзә Сибгатуллина, Рафикъ Таҗетдинов, Айрат Җамалетдинов һәм бию остасы Николай Никоноровлар да бар иде. Казандагы “Чүпрәле якташлыгы” җәмгыяте җитәкчесе Ирек Раимов, КФУ профессоры Иршат Гафаровлар да якташлары алдында чыгыш ясадылар.
Кичә барышында якташларыбыз Уби авылындагы “Җылы йорт”та тәрбияләнүче ятим балалар өчен шактый суммада хәйрия ярдәме дә күрсәттеләр.