Һәр оешмада да спортчылар бар

2012 елның 10 апреле, сишәмбе

Соңгы елларда оешма һәм предприятие коллективларының волейбол командалары арасында ярышлар уздыру матур гадәткә керде.

Быел да аны 6 апрель көнне район хакимияте һәм эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре ачып җибәрде. Аннан соң мәйданчыкка балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе, 2 нче номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе командалары чыкты. Җанатарлар һәм спорт сөючеләр игътибарына шуны җиткерәбез, уеннар атнаның дүшәмбе, чәршәмбе һәм җомга көннәрендә спорт мәктәбе залында уза. Ярышларга рәхим итегез!

Рәшит Фәтхуллов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International