Җәмәгать урыннарын үстерү программасы 2015 елдан тормышка ашырыла. 2017 елда 68 парк, сквер һәм яр буйлары төзекләндерелде. Бу эшләргә 3 миллиард 45 миллион сум акча китте.2018 елда 56 объектны төзекләндерү планлаштырыла. Татарстан бюджетыннан - 2 миллиард сум, ә федераль бюджеттан 655,108 миллион сум күләмендә акча бүлеп биреләчәк.