Барис Гафуров җитәкчелегендәге “Цильна” хуҗалыгы районда гына түгел, республика күләмендә дә алдынгылардан санала. Хуҗалыкның алдынгы сыер савучысы Зөлфия Җәббарова гына да һәр сыердан көненә уртача 1000гә якын литр сөт сава. Әлеге хезмәтендә инде ул өч дистәгә якын ел эшли.
–Авылда туып-үскәч, кечкенәдән үк эш бүлешеп тормыйсың бит ул. Һәркемнең ни эшлисе алдан ук билгеле. Кул арасына керә башлагач ук, сыер саудык инде без. Аннан яхшы тормыш эзләп, шәһәр буйларында йөрмәдек, “монда тудык, монда үстек”, дигәндәй, авылны үз иттек,-ди Чүпрәленең мактаулы гражданы исеменә ия булган Зөлфия Җәббарова. Әлеге мактаулы исемне аңа агымдагы елда район Советының отчет сессиясендә тапшырдылар.
Зөлфия ханым Кече Чынлы авылында туа, шунда мәктәпне тәмамлап, тормыш кора. Тормыш иптәше дә алдынгы комбайнчы –Ингел Җәббаров. Ике кыз бала үстерәләр. Бүгенге көндә берсе авылда тормышлы, икенчесе Казан шәһәрендә яши. Ике оныкның яраткан дәү әнисе дә әле ул.
Әлеге ханым өчен ферма икенче өенә әйләнгән, сыерларына да ул бөтен күңеле белән береккән. Авыл әле татлы йокыда чагында – төнге икедән торып фермага йөгерүе, кеше әле йокыдан уянып кына килгәндә, эшен бетереп, ике-өч сәгатькә генә өенә кайтып, «тиз генә ашарга пешереп» килүе, аннан соң янә фермага чабуы турында ул шундый тәмләп, яратып сөйли.
Зөлфия ханым фермадагы уңышлары өчен хуҗалык рәисе Барис Гафуровка да рәхмәтле. “Бер генә мәсьәлә дә аның игътибарыннан читтә калмый – Барис Аппау улы кайгыртучан, тырыш хуҗа, грамоталы җитәкче, җиңел булмаган сыер савучы хезмәтен җиңеләйтү өчен барысын да эшли. Проблемаларны игътибарсыз калдырмый“, ди Зөлфия җитәкчеләре турында.
“Малкайларыма да җаным, тәнем белән береккән кеше бит мин. Алар бит үз балаларың сыман, һәркайсын тәрбияләп, холкын өйрәнәсең, сөйләшәсәң. Алар да мине көтеп тора, килгәч үк мөгриләр, күзләрен төбәп ягымлы сүзләр көтәләр. Белмим, башкалар ничектер, әмма мин үз эшемне, сыерларымны әнә шулай яратам, тормышымны да алардан башка күз алдына китерә алмыйм“, -ди алдынгы сыер савучы.
Зөлфия ханым Җәббарова Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов катнашында үтүче Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү промышленносте хезмәткәрләре көненә багышланган республика бәйрәменә дә алдынгы сыер савучы буларак чакырыла, үз хуҗалыгында да хөрмәтләнә. Аңа уңышлар һәм нык сәламәтлек телибез.