Иске Чүпрәледә гомер кичерүче Мәдинә Арифулла кызы Хисмәтулловага 90 яшь

2018 елның 7 марты, чәршәмбе

Район үзәгендә гомер кичерүче Мәдинә Арифулла кызы Хисмәтуллова үзе һәм тормыш юлы һәр кешегә яхшы таныш булган өлкәннәребезнең берсе. Ә шушы көннәрдә генә ул олы юбилеен–90 яшьлеген билгеләп үтте.

Һәрвакыттагыча үзенең активлыгы, тормышка гашыйклыгы белән сокландырган Мәдинә апа бүген дә картаерга ашыкмый,  газеталарның татар телендәгеләрен генә түгел, ә русчаларын да күзлексез  укып чыга. Телевизорны да карап, дөнья яңалыклары белән танышып бара.

Аның хезмәт юлын гына да саный китсәң, иксез-чиксез. 6 сыйныф белемле кыз баланы  банк хезмәткәре итеп билгелиләр. Аннан хезмәт кенәгәсендәге язулар почта өлкәсе белән дә бәйле, хәтта поездда проводник та булып эшли ул. Почтада эшләгәндә кулына кайнар сургыч сыекчасы салып, гомерлеккә гарипләнеп кала. Әмма шуңа да карамастан, үзендә яшәү көче таба, ул еллардагы үзешчән иҗат коллективларында концертлар куюда катнаша, җырлый, бии.  Ә иң озак еллар хезмәт куйган урыннары–метеорология станциясе һәм коммуналь служба була. Метеорология станциясендә эшләгәндә, ир-атлар белән бердәй хәрби кенәгә дә тапшыралар аңа.

Мәдинә апа ишле, 10 балалы гаиләдә үсә. Бүген исә ул туганнарыннан берүзе генә калган.

–Гомер буе эшләдек, лаеклы ялга чыккач та коммуналь службада 78 яшемә кадәр хезмәт иттем. Шөкер, җитәкчеләр дә онытмадылар, әле дә хәлемне белеп торалар, рәхмәт үзләренә,-ди ул.

Үзен тулысынча хезмәткә багышлаган юбиляр 40 яшьләрендә генә гаилә кора. Анысы да очраклы бер хәл була. Казахстаннан аңа бер ир-ат хат яза, ә ул аны үзенә чакыра. Шулай итеп, матур тормыш башлап җибәрәләр. Кызганыч, тигез, озын гомерле булмый уртак тормышлары.  Садретдины вафатына озак еллар узган инде. Шуннан бирле ул ялгыз. Тик беркайчан да төшенкелеккә бирелми. Чиста, пөхтә итеп урнашкан, кояшка  караган йортына бакчасына сокланмый мөмкин түгел аның.  Олыгайгач та сәламәт яшәү рәвеше алып барырга тырыша, дару үләннәр үстерә.

Мәдинә апаны олы юбилее белән котларга җитәкчеләр дә килде. Район Советы аппараты җитәкчесе Эмиль Әхмәтов, авыл җирлеге башлыгы урынбасары Рамиль Низамов юбилярга РФ Президенты  В.В.Путинның котлавын һәм хакимият бүләге тапшырдылар, исәнлек, иминлек, бәрәкәтле гомер  теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International