Чүпрәле спортчылары Ильмир Хәйбулловны искә алды

2018 елның 5 марты, дүшәмбе

Ул көне үзәк стадион мәш килде. Городище, Кече Чынлы, Иске Кәкерле, Иске Шәйморза һәм Иске Чүпрәленең 1 номерлы урта мәктәбе командалары алкалы хоккей буенча турнирга җыелдыллар. Аны үткәрү 1991 елда яшүсмерләр арасында хоккей буенча Татарстан Республикасы чемпионы булган, районның җыелма командасы составында уйнаган һәм бик яшьли арабыздан китеп барган Ильмир Хәйбулловны искә алуга багышланды. 

Районыбызның иң яхшы спортчыларын хәзер төрле турнирлар үткәреп кенә искә алабыз шул. Ни кызганыч, спорт тарихын барлый башлауга ук аларның төре вакыттагы образлары күз алдына килеп баса. Саяр Абязов, Фәрит Азизов, Ринат Сибгатуллин, Фәнис Загреев, Марат Сәлахов. Район спортын үстерүгә үзләреннән зур өлеш керткән әлеге шәхесләр турында сөйләп тә, язып та бетереп булмас иде. Дөрес, хәзерге яшьләр аларны белми. Шуңа күрә якты дөньяда кыска гына гомер кичереп тә, үзләреннән соң онытылмаслык якты эз калдырган спортчыларыбызны зурлап искә алу, аларның әти - әниләренә җылы сүзләр ирештерү чараларын оештыру алга табан да шулай дәвам итсен, алар үрнәгендә бүгенге буын яшьләре тәрбияләнсен иде. Хоккейчыларны тәбрикләргә килгән Чүпрәле муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов яшьләребезне Ильмир Хәйбуллов кебек булырга чакырды. Турнирны ачу тантанасында Ильмирның әнисе Розания апа Хәйбуллова һәм спортчының бертуган энесе Илһам да катнашты. Айрат Фиркатович аңа шундый ул үстергәннәре өчен рәхмәт әйтте һәм истәлек бүләге тапшырды. “Улыбыз спортны бик ярата иде. Күп шөгыльләнде, хоккей- футболны яхшы уйнады. 1991 елда Татарстан Республикасы беренчелегенә узган чемпионатта җиңү яулап кайттылар. Ильмирга “Иң яхшы һөҗүмче” дигән Диплом биргәннәр иде”,- ди Розания апа улын юксынып. Ветеран спортчы Илгиз Хафизовка Ильмир белән бер команда да уйнарга туры килгән. Район хоккее тарихында беренче мәртәбә алтын медальләрне дә бергә яулыйлар. “Ильмир чын спортчы иде. Спортчы гына да түгел, ул команданың җаны була белде, үзе артыннан иптәшләрен дә җиңүгә рухландырды”,- дип сөйли Илгиз. Әлеге турнирда биш команда катнашты. Барлык уеннар буенча нәтиҗә ясаганнан соң, Иске Чүпрәленең 1 номерлы урта мәктәбе хоккейчылары кубок иясе булдылар һәм күчмә кубокны да алар яулады. Кече Чынлы һәм Городище командалары икенче һәм өченче урыннарны бүлеште. Призлы урыннар яулаган командаларга Дипломнар һәм истәлек бүләкләре тапшырылды. Номинацияләр буенча: Кече Чынлы командасы һөҗүмчесе Алмаз Җәббаров, Городище командасы капкачысы Евгений Копьев һәм Иске Чүпрәленең 1 номерлы урта мәктәбеннән Ильяс Хафизов иң яхшы уенчылар дип билгеләнделәр һәм махсус бүләккә дә лаек булдылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International