Яңа Ишле авылыннан Мансур Субаев: “Тук башаклы кырларга карап күңел сөенә”

2018 елның 2 марты, җомга

Мансур Зигатдин улы Яңа Ишле авылында, 1943 елның 23 сентябрендә, ишле гаиләдә, дүртенче бала булып дөньяга килә. Әтисе Зигатдин абый гомере буе тегүче, әнисе Сәрвәли апа колхозда хезмәт куя. Әти-әнисе бер-бер артлы туган балаларының һәрберсен эшкә өйрәтә, берсен-берсе карап үсәләр алар.

Яңа Кәкерле урта мәктәбендә 7 сыйныфны тәмамлаганнан соң, Буада шоферлар әзерләү курсында белем ала Мансур абый. Башлап  шофер, аннан соң тракторчы һөнәрен үзләштерә.

Яшь белгеч туган авылына, ул вакыттагы “Алга” колхозына кайта. Бу 1962нче еллар була. Һәм шул еллардан башлап  гомер буе трактордан төшми Мансур ага.  Яшь белгечне колхозда колач җәеп каршы алалар. 1965 елда өйләнеп тә куя. Хатыны Зәкия апа белән дүрт балага гомер бүләк итәләр. Тыныч гаиләдә, кызларының исән-имин үсүләренә куанып, инде тынычлап, һәр туган көнгә шатланып яшисе генә дә бит, әмма бу дөньяда бөтен нәрсә дә без теләгәнчә генә түгел шул. Мансур абыйга да язмыш ачысын да, төчесен дә мулдан әзерләп куйган булган. Зәкия апа кинәттән авырап, үлеп китә. Мансур абый дүрт баласын кочаклап, 42 яшендә тол кала. Кайгыдан сыгылса да, дүрт баласы өчен яшәргә үзендә көч таба, аларга бер үк вакытта әти дә, әни дә була. Олы кызлары ул вакытта мәктәпне тәмамлап, читкә чыгып киткән булса, кече кызларына нибары 11 яшь кенә була әле.

Төрлечә уйлый, фикерли Мансур абый һәм балалары белән киңәшләшеп, яңадан тормыш корырга уйлый һәм авылдашы Данирә апаны үзенә яр итеп сайлый. Һәм ялгышмый да, Мансур абыйның кызлары Фәридә, Флера, Тәнзилә һәм Фрида Данирә апаларын бик  җылы кабул итәләр. Данирә апа да Мансур абыйның балаларын үз балаларыдай ярата, күңел җылысын кызганмый. Гаилә бик матур яшәп китә. Әле дә яллар, бәйрәмнәр җиткән саен Мансур абыйның кызлары туган нигезгә кайтып йөри. Гаиләне тулыландырып, Данирә апа белән Мансур абыйның уртак балалары – кызлары Гүзәл дә туа әле.

–Аллага шөкер, бик матур яшибез, балалар да кабул иттеләр үземне, мин аларга бик рәхмәтлемен. Мансур бит ул бик тыныч, сабыр, беркайчан да, беркемгә дә каты бәрелмәс, куллары алтын аның, нәрсәгә тотынса да җиренә җиткереп башкара. Гаиләбезнең командиры булды ул безнең. Колхоздагы хезмәтен өйдәгесе белән бәйләп алып бара белде,-ди Данирә апа үткән елларны хәтерендә яңартып.

Авыл кешесенең иртәсе кояш чыкканчы башланып, шәфәкъ батканчы дәвам итә. Мансур абый да иртәнге сәгать 4тән торып тракторын кабызып, чөгендер басуына чыгып китә. Яздан чөгендерне үзе чәчеп, җәен аларның  рәт араларын эшкәртеп, көзен казытып алу эшләрен дә беркемгә ышанмыйча, үзе башкара ул. Көзен исә бушап калган басулардан саламны җыйдырта, кышын аны фермаларга, маллар өчен кайтара. Ел әйләнәсе хезмәттә була.

Намуслы хезмәте өчен ул район комитетыннан, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән, “Алга“ колхозы исеменнән бихисап Мактау Грамоталары белән бүләкләнә.  II һәм III дәрәҗә “Хезмәт Даны“ орденнарына ия була. 2003 елда пенсиягә чыга, лаеклы ялда булуга да карамастан, үзенең яраткан хезмәтен ташламый әле ул,  2008 елга кадәр тракторда эшли.

Маңгай тире белән җир сугарганнар, тырыш хезмәте белән туган якны данлаганнар онытылмый.Шул арада гына Мансур Субаевка “Чүпрәле районының Почетлы гражданы“ исеме бирелде. Котлыйбыз, Мансур абый!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International