Буа ветеринария техникумында белем алган Кече Чынлы авылы егете Дәниф Сөләймановны армиягә былтыр 20 октябрьдә озаталар. Ул бүгенге көндә Мәскәү өлкәсендә хезмәт итә. Солдат формасы киюенең беренче көннәреннән үк ул үзен үрнәк итеп күрсәтә, командирларыннан рәхмәт сүзләре генә ишетә.
Бүгенге кәрәзле элемтә заманында солдат өчен хат язышу дигән нәрсә искереп бара.
–Телефоннан көн саен диярлек сөйләшеп торабыз. Хәзер шунысы уңайлы. Солдатларны телефонлы иткән хөкүмәткә рәхмәт инде. Армия хезмәтен бик әйбәт яктан гына сөйли. Шимбә, якшәмбе көннәрендә ял итү мөмкинлеге тудырылган. Керләр юуу, үзләре өчен душта коену мөмкинлекләре һәрвакыт бар, гомумән барлык уңайлыклар тудырылган,-дип сөйли “Цильна” җәмгыятенең алдынгы сыер савучысы – Дәнифнең әнисе Нурзидә ханым.
Дәнифнең армиядән кайткач, киләчәккә планнары зурдан. Хәрби хезмәтен үтәргә киткәнче үк, ул Казан шәһәрендәге югары уку йортына читтән торып укырга кергән булган, шуны дәвам итмәкче, әлбәттә инде эшкә дә урнашмакчы.
Дәнифнең исән-сау йөреп, изге бурычларын үтәп, кайтуын һәм теләкләре тормышка ашуын телибез.