Үткән ел яз башында Яңа Чүпрәле авылы егете Илгизәр Миначетдиновны да армиягә озатып калган идек, шулай.
Үз яшьтәшләре арасында озын буйлылыгы һәм йөзенең дә уйчан гына булуы белән аерылып тора иде Илгизәр. Шулай булмый мөмкин дә түгел, чөнки Илгизәр армиягә инде чын ир-егет булып җитешеп, әнисенең дә бердәнбер таянычы икәнлеген аңлап, үз өстенә Ватанны саклау дигән җитди бурыч йөкләнгәнен белеп китте. Моңа кадәр инде ул юрист белгечлеге алып өлгергән иде. Ә хәзер исә Усурийскида урнашкан хәрби-десант гаскәрләре частенең берсендә хезмәт итә. Шушы көннәрдә тугызынчы тапкыр парашюттан сикерә икән.
Әнисе Гөлфизәгә улы хакында әлеге кадәр гел яхшы сүзләр генә ишетергә туры килгән –улының укытучыларыннан да, командирлардан да. Күршеләре дә Илгизәрнең бик әйбәт егет булуы, бу зәңгәр күкләрне иңләве дә аның хыялының тормышка ашу күренеше турында әйтә. Исән-сау, туган якларга әйләнеп кайтырга насыйп булсын, ә безгә Илгизәр Миначетдинов уңышлары турында тагын да язулар насыйп булсын, дип телибез.
http://chuprale-online.ru/