21 февральдә район Башкарма комитеты бинасында ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Энҗе Нигъмәтҗанова гражданнарны кабул итте.
Кабул итү вакытында төрле мәсьәләләр һәм проблемалар каралды. Мәсәлән, Чуваш Чүпрәлесе авылыннан Галина Шемеева Энҗе Ниязовнага “Өлкән яшьтәгеләрне гаиләгә алу” пилот проекты буенча сорау белән мөрәҗәгать итте. Ә Иске Чүпрәле авылында яшәүче Гөлүсә Яфизова Энҗе Ниязовнадан эшкә урнашуда ярдәм итүен сорады.
Аннан соң ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Энҗе Нигъмәтҗанова район социаль яклау идарәсе хезмәт коллективы, авыллардагы социаль хезмәткәрләр, район мәшгульлек һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хезмәт коллективы белән очрашты. Очрашуда, шулай ук, ТР Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин, район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов, район социаль яклау идарәсе җитәкчесе Антонина Хәлилова катнашты.