-Илдар Иршатович, вакыт акрынлап язга авыша. Бүген барлык механизаторлар һәм инженер- техник хезмәткәрләр машина - трактор паркларында график буенча чиратка куелган техниканы төзекләндерү белән мәшгуль. Шулай да эшләрнең кайсы төрен “иң мөһим” яисә төп игътибарга лаек дип саныйсыз?
- Башлап шуны әйтим, Татарстан Республикасы “Гостехнадзор” Идарәсенең 2017 елның 18 декабрендә имзаланган “Тракторларга, үзйөрешле юл-төзү машиналарына һәм аларның тагылма прицепларына техник тикшерү үткәрү турында”гы 01 – 05/320 номерлы карары белән “Гостехнадзор” органнарына агропромышленность комплексындагы, оешма, предприятиеләрдәге һәм физик затлардагы үзйөрешле машиналарның (тракторлар, аларга тагылмалар, экскаваторлар, йөк төягечләр, грейдерлар, скреперлар, кәтүкләр, асфальт салучы машиналар, кар чаналары һәм үзйөрешле машиналарның башка төрләренә) техник торышына тикшерү уздыру бурычы йөкләнде. Хәзерге вакытта безнең бүлектә 1265 берәмлек техника теркәлгән, шул исәптән 1013 трактор һәм үзйөрешле машина, 252 трактор прицепы бар. Физик затларда исә 788 берәмлек техника исәпләнә. 2017 елда гына да төрле маркадагы 141 техника теркәлде. График нигезендә чәчү чорына кадәр без агро сәнәгать комплексындагы барлык техникага техник күзәтү үткәрергә тиешбез. Ел дәвамында исә физит затлардагы һәм оешма, предприятиеләрдәге техника тикшереләчәк. Тикшерү вакытында машина һәм агрегатлардагы дәүләт теркәү номерларының документларда күрсәтелгән номерлар белән тәңгәл килүенә, тракторчыга каралган тәртиптә беркетелгән машина белән идарә итүгә хокукны раслаучы билгеләре булган таныклыкка, медицина аптечкасына, ут сүндергечкә, авария билгесенә, сәгатенә егерме чакрымнан югарырак тизлектә йөрүче машина хуҗаларының гражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләү полисына, машина һәм аның агрегатының техник торышына, шулай ук әлеге машинаны куркынычсызлык белән эшләтүне тәэмин итүче узелларның (тормоз, руль системалары, сигнал приборы, яктырткычлар, конструкциянең башка элементлары, аларның комплектациясе, тагылманың саклагыч җайланмасы) техник торышына аеруча игътибар итәчәкбез. Кайбер очракта идарә итү руле механизмнарына үз белдекләре белән үзгәреш кертүчеләр дә бар. Завод конструкциясен бозарга һич тә ярамый. Тракторларда таушалган иске тәгәрмәчләр куллану катгый тыела, арттагы якны күрү өчен сул һәм уң якта көзгеләр булу, тавышлы сигналларның, фараларның һәм борылган вакытта кабызылырга тиешле лампочкаларның, двигательне эшләтеп җибәргәндә блокировканың төгәл эшләве аеруча мөһим. Көз һәм кыш айларында тәүлекнең күп өлеше караңгы вакытка туры килә. Шуңа күрә яктырткыч приборларны даими тикшереп торырга кирәк. Сүз уңаенда шуны да искәртим, хуҗалык җитәкчеләре һәм кадрлар бүлеге хезмәткәрләре үзйөрешле машиналарга йөртүче кабул иткәндә аның әлеге техниканы идарә итәргә хокук бирүче документы барлыгын ныклап карасыннар иде. Кайвакыт таныклыкларның гамәл срогы чыгу очраклары да булгалый. Транспорт хуҗалары арасында кайберәүләр ОСАГО иминиятләштерү полисын рәсмиләштергәч, тракторны техник тикшерүгә китермәсәң дә ярый дип уйлый һәм зур ялгыша. Үзвакытында техник тикшерү үтмәгән техниканы куллану РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 9.3 маддәсе буенча административ җаваплылылыкка тартыла. Киләчәктә дә машина – трактор алучылар аны үзвакытында теркәү тәртибе барлыгын онытмасын иде. Әйтик, соңгы елларда төрле милеккә караган авыл хуҗалыгы предприятиеләренә гамәлдән чыгарылган 5 -6 бөртекле ашлык суктыру комбайны кайтарылды. Андый техника алу белән мавыкмаска киңәш итәр идем.
-Соңгы елларда физик затлар, ягъни фермерлар арзан юк кына бәягә кулланышта булган трактор яки комбайн сатып алалар. Бу очракта аны теркәү тәртибе ничек?
Шуны да искәртим, техника сатып алганда сатучыдан үзйөрешле техниканың паспортын (элек теркәлгән урыннан исәптән чыгарылган булырга тиеш), сату – алу килешүе һәм кабул итеп алу актын таләп итәргә кирәк. Автоинспекция белән “Гостехнадзор” дагы теркәү регламентлары бер төрле түгел. Техника сатып алган көннән ун көн эчендә “Гостехнадзор” да теркәлү үтәргә кирәк, әгәр бу таләп үтәлми икән, аның хуҗасын РФ Административ хокук бозулар кодексының 19.22 маддәсендәге 1 нче бүлек буенча штрафка тартыла.
-Кайчакта сатып алынган яңа техника гарантия срогы чыкканчы ук “киреләнә” башлый. Бу очракта проблеманы ничек хәл итәргә?
-Бу хакта, беренче чиратта телеграмма белән сатучыга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Аннан соң өч якның вәкиле катнашында (“Гостехнадзор”, сатучы һәм сатып алучы) комиссия оештырыла, гаепле якны ачыклаганнан соң акт – рекламация төзелә.
--Бу хакта, бигрәк тә, урыннардагы инженерлар җаваплылык тоярга тиештер? Чөнки техниканы имин эшләтү турыдан – туры алар өстенә йөкләнгән.
-Әйе, һәр оешма яки предприятиедә җитәкче боерыгы нигезендә техниканың эштә төзек хәлдә файдалануын тәэмин итү өчен җаваплы кеше билгеләнә. Куелган бурычка битараф карарга ярамый. Техник тикшерү узмаган трактор рейска чыгарга тиеш түгел. Тикшерү узган һәр техникага без ел дәвамында файдаланырга рөхсәт итүче талон бирәбез. Әгәр машина техник төзек түгел яисә ул озак вакыт эшләтелмәгән булса, аның хуҗасы тикшерү көненә кадәр дәүләт техник күзәтчелек инспекциясенә тикшерү көнен кичектерүне сорап гариза белән мөрәҗәгать итәргә һәм теркәү билгесен тапшырырга тиеш.
-Язгы кыр эшләренә озак калмый. Басуга чыгар алдыннан тракторларның төзеклегеннән тыш, кайсы механизмнарына нык игътибар булачак?
-Техника тикшерүне үткәрүнең нигезендә басу эшләрен сыйфатлы башкарып чыгу тора. Шуңа күрә үзйөрешле машиналарны һәм тагылма инвентарьларны сыйфатлы ремонтлау беренче чиратта булырга тиеш. Моны хуҗалыкларның инженер – техник хезмәткәрләре онытмасыннар иде. Язгы кыр эшләрендә катнашырга тиешле һәр техникага җаваплы кешеләр билгеләнү зарур.
-Машина – тракторларның төзеклеген контрольдә тоту ничек оештырыла?
Без ел дәвамында техниканың төзек һәм имин эшләвен тәэмин итү һәм аны идарә иткәндә бәхетсезлек очраклары килеп чыгуны кисәтү максатыннан даими чаралар үткәреп торабыз.Алар арасында “Трактор – прицеп”, “Частник”, “Комбайн” дигәннәре дә бар. Ә менә “Кар чанасы” операциясе 5 мартка кадәр дәвам итәчәк. Бу чаралар вакытында техниканың теркәү номерына туры килүе, теркәү кагыйдәсенең үтәлүе, техник тикшерү үткәнлеге, йөртүчесенең таныклыгындагы категория әлеге техникага туры килүе игътибарга алыначак. Кайбер профилактик чараларны автоинспекция, гадәттән тыш хәлләр һәм аучылар службасы хезмәткәрләре катнашында үткәрәбез. Билгеле инде, кагыйдә бозучылар административ җаваплылыкка тартыла. Сер түгел, соңгы елларда агро тармак механизатор кадрларга кытлык кичерә. Шул уңайдан районыбызның тармаклы технологияләр техникумында тракторчы- машинист белгечлегенең төрле категорияләре буенча укыту өчен программалар ясалды, төркемнәр җыела. Бу эшләр безнең карамакта тора. Укуларын тәмамлаган студентлардан имтихан алабыз һәм таныклык бирәбез.
-Әңгәмәгез өчен рәхмәт, Илдар Иршатович! Агымдагы елда югары күрсәткечләргә ирешеп исән – имин хезмәт итәргә насыйп булсын. Шул ук вакытта “Ходай сакланганны саклармын!” дигән гыйбарәне дә онытмасак иде.