Икенче номерлы “Әкият” балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләре буенча әти – әниләр катнашуында бик кызыклы уен – викторина узды.
Бу чара балалар бакчасынын планы буенча hәм бакчага беркетелгән тәрбиячеләр катнашында узды.Чарага Юхиди бүлегеннән инспектор Хузеев А.М. һәм мәгариф бүлегеннән методист Каримова Л.Ф. чакырылган иде.
Чара балаларның чыгышы белән башланып китте. Балалар юл йөрү кагыйдәләре турында шигырьләр сөйләделәр, такмаклар, җырлар җырладылар. Килүче кунакларга кечкенәләр төркеме үзләренең матур биюләрен бүләк иттеләр.Кунаклар һәм жюри хөкеменә балаларның юл йөрү билгеләре белән ясалган төрле – төрле киемнәр киеп, дефиле тәкъдим ителде.
Уен – викторинада Садеев Ильдар һәм кызы Инзилә, Шарапов Марат, кызы - Алинә, Михайлова Наталия, улы – Данил, Романова Людмила, кызы – Карина катнаштылар. Һәрбер команда юл йөрү кагыйдәләре буенча үзләренең белемнәрен күрсәттеләр. Уен – викторина нәтиҗәләре буенча һәр команда дипломнар белән бүләкләнде.