Төрек дөньясы мәдәният мәхәлләсендә Шиһабетдин Мәрҗәни һәм Гаяз Исхакыйны искә алу кичәсе узды.

2018 елның 14 феврале, чәршәмбе

. Истанбул шәһәренең Төрек дөньясы мәдәният мәхәлләсендә мәшһүр татар мәгърифәтчесе, фәлсәфәчесе, тарихчысы, дин галиме, көнчыгыш халыклар белгече Шиһабетдин Мәрҗәни һәм танылган татар язучы Гаяз Исхакины искә алу кичәсе узды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бу чара хакында "Фейсбук" социаль челтәрендәге сәхифәсендә Төркиядә яшәүче милләттәшебез Гөлтан Ураллы уртаклашты. Кичәдә Татарстан фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәгенең баш фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы, профессор Зөфәр Рәмиев дә катнашты, диелгән әлеге хәбәрдә.

(Казан, 13 февраль, "Татар-информ")

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International