Быел Татарстанда сигез яңа бассейн һәм биш спорт залы кулланылышка тапшырылачак

2018 елның 14 феврале, чәршәмбе

Торак пунктлардагы аерым спорт объектлары төзелеше программасына 1 млрд 692 млн акча бүленгән.

Татарстан районнарында быел җәй сигез яңа бассейн һәм биш спорт залы кулланылышка тапшырылачак. Бу хакта республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Илшат Гыймаев хәбәр итте.

“Республикада спорт объектларын төзүдә уңай тәҗрибә зур. Соңгы биш елда төбәктә 791 спорт объекты төзелде”, - дип билгеләп үтте Гыймаев.

Татарстан районнарында спорт объектлары төзелеше узган ел башланды. Эш дәвам итә. Объектларның әзерлек дәрәҗәсе 40 – 50 процентны тәшкил итә.

“Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2017 елның сентябрендә спортны үстерү максатыннан сигез яңа бассейн һәм биш спорт залы төзү карарын кабул итте”, - дип өстәде министр урынбасары.

Һәр бассейнда балалар һәм өлкәннәр өчен аерым коену урыннары булачак. Спорт залларына заманча җиһазлар куелачак.

(Казан, 31 гыйнвар, “Татар-информ”, Лилия Чанышева).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International