Чүпрәледә Александр Шуркин истәлегенә көрәш турниры узачак

2018 елның 14 феврале, чәршәмбе

2018 елның 17 февралендә якташыбыз Александр Шуркин истәлегенә Яңа Элмәле урта мәктәбе бинасының спорт залында ирекле көрәш буенча традицион XVIII регионара ачык турнир үткәрелә. Анда катнашу өчен 2000 елда туган һәм аннан да яшерәк көрәшчеләр чакырыла. Ярышлар 30 кг; 34 кг; 38 кг; 42 кг; 46 кг; 50 кг; 56 кг; 63 кг. һәм аннан да артыграк үлчәү авырлыкларында узачак. Турнир иртәнге 10 сәгатьтә башлана,- ди ярышларның баш хөкемдары Петр Рафиков.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International